Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп үләннәре белән көрәштә

Чүп үсемлекләре авыл хуҗалыгы производствосына зур зыян сала: уңышны һәм аның сыйфатын кискен рәвештә киметә, ә кайбер очракларда үсемлек культурасы чәчүлекләрнең тулысынча юкка чыгу очракларына китерә.

 (Тәтеш, 7 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Чүп үләне белән көрәшү буенча төп чаралар арасында – туфракны эшкәртүнең төрле алымнары, авыл хуҗалыгы үсемлекләрен карап-тәрбияләү, утыртылган һәм чиста пар җирләре алып бару, чәчү әйләнешендә культураларны дөрес итеп аралаштыру, авыл хуҗалыгының барлык эшләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкару. Мәҗбүри чаралар: чәчүлек материалны чүп­ләрдән җентекле чистарту; яхшы тигез шытымнар бирә торган аеруча да эре орлыклар чәчү; тирес белән бергә чүп үләннәре орлыгы керүгә юл куймау; ызаннарны, юл кырыйларын, буш җирләрне, канауларда орлык барлыкка килгәнче чүп үләннәрен чабу; әрҗәләрне, транспортны даими чис­тарту, сугарган вакытта сибелә торган судан чүп үләне орлыкларын чистарту мөһим. Бер районнан башка районнарга, бер хуҗалыктан башка хуҗалыкларга чикле күләмдә киң таралган куркыныч чүп үләннәренең үтеп керүенә һәм башка илләрдән кайтуына юл куймауны кисәтү әһәмияткә ия. “Юк итү – төп чараларның берсе, ул чүп үләннәре орлыгы запасын һәм туфракта вегетатив органнар үрчүне, җирне туңга эшкәртүне, тырмалауны, тигезләүне, культивацияләүне, утыртылган һәм чиста пар җирләрен эшкәртүне үз эченә ала”, – дип кисәтәләр ТР буенча Россельхознадзор Идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев