Реклама
Җәмгыять
COVID-19 вазгыяте начарланса, студентлар дистанцион укуга күчәргә мөмкин
Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы махус документ чыгарган. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
(Тәтеш, 31 август, "Тәтеш таңнары"). Россиядә төбәкләрдә коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять начарланган очракта, югары уку йортлары кабат дистанцион укуга күчәргә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Әлеге мәгълүмат Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы документында чыккан.
«Көндезге белем бирүдә мәгариф программаларының тормышка ашырылуын тәэмин итәргә… Эпидемиологик вазгыять начарайган очракта, электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, мәгариф программаларын тормышка ашыру өчен чаралар күрергә», диелә министр боерыгында.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев