Чыгымнарны компенсацияләргә мөмкин
Җәмгыять

Чыгымнарны компенсацияләргә мөмкин

Иминиятләштерүчеләр производствода имгәнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чы­гымнарны мәҗбүри социаль иминият акчасы исәбеннән киметә ала.

–     Агымдагы елда РСФның ТР буенча бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компен­сацияләүне сорап 716 эш бирүче мөрәҗәгать итте инде. Эш бирүчеләр кисәтү чараларын финанс­лауны тәэмин итүне үз акчалары хисабына гамәлгә ашыралар, ә аннары, чыгымнарны кайтаруны сорап, Россия социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Компенсация алу өчен 1 августка кадәр Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә тиешле гариза бирергә, ә инде кисәтү чаралары башкарылганнан соң, күрсәтелгән максатларга тотылган чыгымнар турында 15 декабрьгә кадәр исәп-хисап бирергә кирәк. Гаризаны һәм документлар пакетын дәүләт хезмәтләре порталында, поч­та аркылы, шулай ук Татарстан Социаль фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә шәхси кабул итү барышында бирергә мөмкин, – ди РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. 

Кагыйдәләр нигезендә, эш бирүче җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан аларга узган календарь ел өчен исәпләнгән иминият кертемнәре суммасының 20 процентына кадәр кайтара ала. Иминиятләштерүче пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләргә шифаханә-курортта дә­валануга өстәмә чыгымнар тоткан очракта, компенсация күләме 30 процентка кадәр арттырылырга мөмкин. Компенсация алу өчен эш бирүченең иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар буенча бурычлары булмаска тиеш.

2024 елда төбәк иминият­че­ләре социаль иминият акчасын 17 юнәлеш  буенча җибәрергә хокуклы. Татарстан эш бирүчеләре арасында узган елда түбәндәге юнәлешләргә аеруча ихтыяҗ зур булган: хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үт­кәрү (114,1 миллион сум), пенсия алды яшендәге (пенсия яшендәге) хезмәткәрләргә шифаханә-курорт дәвалануы (190,7 миллион сум); сертификацияләнгән шәхси саклану әйберләре сатып алу (171,5 миллион сум); хезмәт шартларына махсус бәяләү үткәрү (24,8 миллион сум).

Быелдан башлап иминият­че­­ләр­нең һөнәри куркынычлы­лы­гын бәяләү чыгымнарын ком­пенсацияләү мөм­кинлеге барлыкка килде.
Гаризаны карау нигезлә­мәләрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге сайтының “Страхователям” бүлегендә тикшерергә мөмкин.

Иминиятләштерүчеләр өчен төбәк контакт-үзәге телефоны: 8 (843) 279-27-66.


Нет комментариев