Яңа ел чыршысына бизәлгән электр гирляндалары янгын чыгуга сәбәпче була ала.
(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”).Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре Яңа елга электр гирляндаларын сайлау һәм аларны куллану кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы карарга киңәш итә.
– Заводта эшләнгән электр гирляндаларын файдаланыгыз, аларның төргәкләрендә янгын куркынычсызлыгы сертификациясе тамгалары бар; гирлянданы кулланыр алдыннан электр чыбыкларын җентекләп тикшерегез, чыбыкларны изоляцияләүгә һәм тоташтыруга аерым игътибар итегез; төзексезлекләр ачыкланган вакытта гирляндаларны тәртипкә китерегез; берьюлы өчтән артык гирлянда кулланмагыз, чөнки электр челтәрләре кызып кыскача ялганыш булырга мөмкин, – дигән киңәшне бирә тәтешлеләргә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге өлкән сорау алучысы Фәнис Камалетдинов. – Әгәр өйдән чыгып китсәгез яки йокларга ятсагыз, гирляндаларны кабызган килеш калдырмагыз; урам яктан, мәсәлән, үз йортыңның тышкы ягын бизәгән вакытта, бина эчендә эшләр өчен билгеләнгән гирляндаларны һәм озынайткыч җайланмаларны кулланмагыз; гирляндаларны сайлаганда аз куәтлесенә өстенрәк бирергә тырышыгыз. Янгын чыккан вакытта электр гирляндасын алыгыз, янгын сүндерүчеләрне чакыртыгыз. Әгәр килеп чыккан хәл янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерү мөмкинлеген бирсә – ялкынны тыгыз тукыма белән томалагыз, янгын сүндергеч җайланманы кулланыгыз.
Янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01, 101 һәм 112 телефоннары буенча хәбәр итегез. Адресыгызны, ничәне кат, нәкъ тә нәрсә янганлыгын, шулай ук үзегезнең исем-фамилияне әйтергә онытмагыз. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклагыз.
Нет комментариев