Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Данлыклы команданың бер өлешенә әверелделәр

Тәтешнең ­гражданнарны яклау көллиятендә курсантларның ант кабул итүенә багышланган тантаналы чара узды.

(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).

– Тантаналы ант кабул итеп, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар сафына кереп, тантаналы рәвештә ант итәм: халкым һәм Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәргә, бөек Россия тарихын яратырга һәм хөрмәт итәргә. Укуда нык һәм намуслы булырга, тупаслыкка һәм кимсетүләргә каршы торырга, үз гамәлләрем өчен җаваплы булырга. Ант итәм! – дигән изге сүзләр яңгырады.  
Моңардан соң курсант­ларның тормыш юлы Ватанга хезмәт итү һәм игелекле гамәлләрнең берсен үтәү – кеше гомерен ­саклап калу белән бәйле.
Курсантларга котлау сүзләре күп әйтелде. 

– Әлеге ант сүзләре ки­ләчәктәге тулы бер тормышны күз уңында тота. Бу аларның иреклелек, кыю­лык, батырлык, намуслылык принципларында яшәвенә ант итүе, – диде үзенең чыгышында ­район башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм әлеге вакыйганың яшьләр тормышында мөһим, туганнары алдында һәм Ватан алдында җаваплы булуларын билгеләп үтте.

– Көллиятне тәмамлагач, сезнең күбегез аттестация үтеп, Россия МЧСында хезмәт куячаксыз, – дип ассызыклады Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары ­Николай Суржко.     

Реклама

Көллият директоры Тать­яна Адаева уңышлар те­ләде. Әлеге истәлекле көннән башлап курсантлар Россия МЧСның данлыклы командасының бер өлешенә, янгын сүн­дерү­челәрнең һәм кот­каручыларның нык кар­дәшлегенә әверелделәр. Көллияттә укучыларның һәркайсы өчен бу – гомерне коткару хакына эшләү юлын аңлы рәвештә сайлау. Коткаручы һөнәрен егетләр белән беррәттән кызлар да сайлыйлар, ке­ше­ләрнең иминлеге өчен җаваплылыкны алар да үз өсләренә алырга әзер. 

– Кызым Диана хәрбиләр гаиләсеннән, әбисе дә хез­мәт итте, әтисе дә – хәр­би. Ул коткаручы булырга теләвен белдергәч, бары тик шатландык кына, – дип уртаклаша тантаналы ант кабул итү чарасына Яшел Үзәннән килгән Юлия Гарипова. – Бу уйлап хәл ителгән карар булды. Без аны хупладык. Кызым белән горурланабыз. Безгә сезнең шәһәр ошый, көллият һәм педагоглар ошый, бирегә бик теләп киләбез.  

Яшьләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Батырлык, намус һәм дан” шигаренә гомер буе тугры булачаклар.

фото: Тәтешнең ­гражданнарны яклау көллияте тәкдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мчс