Депутат килде
Тәтештә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов дүшәмбе көнне гражданнарны кабул итү уздырды.
(Тәтеш, 1 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Илдар Ирек улы районда яшәүчеләр белән Халыклар дуслыгы йорты базасында иҗтимагый кабул итү очрашуында тәтешлеләрнең сорауларына җавап бирде, алар эшләп җиткерү өчен күзәтчелеккә алынды.
Шушы ук көнне Илдар Гыйльметдинов Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумында булды, анда районның белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән безнең дәүләт тарихындагы мөһим дата – Халыклар бердәмлеге көне турында әңгәмә үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев