Архитектуралы агач корылмалар арасында Тәтештә чын сәнгать әсәрләрен очратырга мөмкин.
(Тәтеш, 14 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Милица Иванова фотосы). Архитектуралы агач корылмалар арасында Тәтештә чын сәнгать әсәрләрен очратырга мөмкин. Шәһәрле Милица Иванова шуларның берсенең тарихы белән уртаклашты.
– Горький урамындагы гадәти булмаган бина туристларны һәм шәһәр халкын бик еш җәлеп итә. Тәтештә 1986 елның 22 гыйнварында Десерт-холл үзенең ишекләрен ачканга 35 ел вакыт узды. Яңа объектны ачу тантанасында район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Владимир Жарков, җәмәгать туклануы конторасы директоры Таисия Борисова һәм партия оешмасы секретаре Дамир Шәмсетдинов чыгыш ясаган иделәр. Десерт-холлны кызыклы очрашулар, төрле чаралары үткәрелә торган урын итеп күрү теләге дә белдерелгән иде. Ул вакытта комсомол райкомының беренче секретаре Надежда Леонова төзүчеләргә, рәссамнарга чын йөрәктән һәм күңел биреп эшләгәннәре өчен бөтен яшьләр исеменнән рәхмәт әйткән иде. “Без бу бинаның үзенә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрдәге кешеләрне, актив ял итәргә теләүчеләрне җыйсын өчен тырышачакбыз”, – диде ул. Десерт-холл яшьләр кафесында 32 утыру урыны, музыка, уңайлылык һәм өйдәгечә җылылык булыр дип планлаштырылган иде. Төсле телевизордан телевидение тапшыруларын карарга мөмкинлек тудырылды, – дип сөйләде Милица Николаева.
Нет комментариев