Диспансеризация мөһим
Җәмгыять

Диспансеризация мөһим

Комплекслы медицина тикшерүе кеше хәтта уйлап та карамаган чир билгеләрен һәм башка тайпылышларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары). 
Быел районның 3763 кешесе диспансеризация үтәргә тиеш. Тәтеш үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча (2019 елның 2 декабрь торышына), 2019 ел башыннан райондагы 18 яшьтән алып һәм аннан олырак 2870 кеше – 76 процент, үз сәламәтлеген тикшерткән. Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә белгечләр кан әйләнеше системасы, диабет, яман шеш, кан басымы, май каплау, гәүдә авырлыгы күп булу кебек шундый чирләрне ачыклаган. 

“Даими медицина тикшерүләре кешенең еш кына белми дә яшәгән чирләрен ачыкларга мөмкинлек бирә, – дип искә төшерә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең амбулатор-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары, гомумтәҗрибә табибы Наталья Мазюкина. – Диагнозны иртәрәк куйган һәм дәвалауны алданрак башлаган саен, чирдән яки авыр өзлегүләрне киметү куркынычыннан арыну өмете дә зуррак”.

    


Нет комментариев