Диспансеризация узыгыз
Гәҗитебез битләрендә табиб киңәшен алу мөмкинлегегез бар. Язылып тормыйча, чиратларсыз гына табиб сезнең сорауларга җаваплар һәм киңәшләр бирәчәк.
Укучыбыз Кадрия К.-ны мондыйрак сорау борчый: “Соңгы вакытларда үземдә йокымсырау, хәлсезлек һәм күңел төшенкелеген тоям. Дарулар эчәргә яратмыйм, поликлиникага шулай ук мөрәҗәгать итәсем килми. Бәлки табиб миңа дарулар кулланмый гына сәламәтлегемне яхшырту турындагы киңәшләрен бирер?”
Авыл кешесенең соравына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Наталья Мазюкина җавап бирә.
– Файдалы ашамлыклар белән тукланыгыз, сезнең халәтегез шуңа бәйле. Салкын тидерү чирләрен профилактикалау өчен лимон, кара карлыган, мүк җиләге, кура җиләге кушылган җылы чәй эчегез. Мондый эчемлектә С витамины күп, ул иммунитетны ныгыта, чәй стрессны җиңеп чыгарга булышачак. Төрле авырулар вакытында булышлык итә торган, составында файдалы матдәләр булган дару үләннәре кушыгыз. Әгәр сез аны белеп куллансагыз, озак вакытлар чирләмәячәксез. Сәламәтлек йоклауга да бәйле. Кимендә 7-8 сәгать йоклагыз, нерв системасы эшләр өчен көч-куәт тупларга шулкадәрле вакыт кирәк. Спорт, физкультура, чыныгу күнекмәләре белән шөгыльләнегез. Борчылмаска, начар тәэсир итүчән кешеләр белән аралашмаска, күңел халәтен дулкынландыра торган телетапшырулар карамаска тырышыгыз. Кыш айларында күбрәк урамда саф һавада йөрегез. Кичен, йоклар алдыннан йөреп кайту аеруча да файдалы. Гадәттә, бу вакытларда урамда кеше юк, авырып китү куркынычы янамый. Вируслар кызу һәм коры биналарда үрчи. Әгәр даими рәвештә хәлсезлек күзәтелсә, шулай да табибларга ышанырга һәм тикшеренү узарга кирәк. Диспансеризацияне ел саен үтегез һәм үзегезнең анализларны күзәтеп торыгыз. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев