Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дмитрий Медведев Worldskills җыелма командасында уңышлар теләде

Россия Хөкүмәте башлыгы хәзер җыелма команданың нәтиҗәләре анда катнашучыларга гына бәйле, диде.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген WorldSkills Russia милли җыелма командасында катнашучыларга юллама бирде, алар WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында катнашачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионатның төп мәйданчыгы булачак «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә җыелма команда әгъзалары белән очрашу барышында Дмитрий Медведев WorldSkills дөнья хәрәкәте кысаларында ил ирешкән уңышларны билгеләп үтте: « < ... > без ниндидер беренче адымнар гына башкарабыз кебек тоелды. Әмма сезнең алдагылар күрсәткән нәтиҗәләр бик рухландыргыч булып чыкты. Без булдырабыз да, беләбез дә икән».

Прибытие в Республику Татарстан Председателя Правительства РФ Д.А.Медведева. Посещение МВЦ "Казань-Экспо"

Россия Хөкүмәте башлыгы хәзер җыелма команданың нәтиҗәләре анда катнашучыларга гына бәйле, диде һәм аларга «уңышлар, максималь концентрация»не, шулай ук нәтиҗәгә ирешергә комачауларга мөмкин булган дулкынлануны җиңеп чыгуларын теләде.

«Сезгә тагын бер кат зур уңышлар телим. Сезнең өчен җан атачакбыз», - дип өстәде Медведев. Һәм чемпионат нәтиҗәләре буенча җыелма команда һәм анда катнашучыларның барысы да «теге яки бу дәрәҗәдә» җиңәр, дигән ышаныч белдерде.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев