Тәтештә Чик сакчылары көненә багышланган тантаналы митинг булып узды.
(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таннары"). Чик сакчылары көне – илебез чикләрендә саклау
һәм яклау буенча җаваплылыкны иң беренче булып үз өстенә алган
батыр кешеләр бәйрәме.
Дан Мемориалы янында бәйрәм көнендә район хакимияте вәкилләре, учреждениеләр коллективлары, белем бирү оешмалары укучылары һәм чик сакчылары җыелды.
Ватан алдындагы бурычларын намуслы үтәгәннәре, батырлыклары өчен Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Чиктә хезмәт итү – һөнәр генә түгел, язмыш һәм яшәү рәвеше дә. Чик сакчысы булу – ул гомерлек. Сез үз бурычыгызны намус белән үтәгәнсез, сез – Ватанны саклаучы яшьләр өчен үрнәк. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга, туганнарыгызга сәламәтлек телим. Иң мөһиме – беркайчан да сугыш булмасын, – диде Рәмис Хатыйп улы һәм чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә истәлекле медальләр тапшырды.
– Чик буе гаскәрләре – безнең чик сакчылары күп сугышларда күрсәткән батырлык символы. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, һәм илебез чикләрендә тынычлык булуын телим, – дип теләде Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.
Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән Тәтеш районында чик гаскәрләре ветераннары советы рәисе Зиннур Габдуллин мөрәҗәгать итте.
Чик сакчылары көнендә безнең район елъязмасында тагын бер истәлекле сәхифә барлыкка килде – шәһәрнең үзәк паркында чик сакчылары истәлегенә һәйкәл ачылды.
– Бу һәйкәл Туган җир чикләрен саклаган һәм саклаячак барлык буын чик сакчылары батырлыгын мәңгеләштерәчәк, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы башлыгы һәм кызыл тасманы районның хәрби комиссары һәм безнең районда чик гаскәрләре ветераннары советы рәисе белән бергә кисте.
– Без һәйкәл куярга күптән планлаштырган идек. Һәм менә безнең хыял тормышка ашты.
Дан Мемориалы янында менә дигән урын биргән район башлыгына һәм әлеге һәйкәлне төзүдә ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт, – диде Зиннур Габдуллин.
Митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бу көнне чик сакчылары өчен Ватан, Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Фоторепортаж:
Нет комментариев