Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дөньяны танып беләләр

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре сабыйларга вакытларын файдалы уздырыр­га тәкъдим итеп, аларны “Сәламәтлек серләре” дигән танып белү уенына чакырдылар.

(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары» Людмила ӘХМӘДУЛЛИНА). Балалар сәламәтлек, дөрес туклану, файдалы гадәтләр дөньясында булдылар, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт турындагы китаплар белән таныштылар. Чара барышында алар сәламәтлек хакындагы мәкальләрне искә төшерделәр, шуларның мәгънәсен аңлаттылар.

“Файдалы азык-төлек” уены балаларда зур кызыксыну уятты, аның барышында һәрбер команда үзенең кәрҗиненә файдалы һәм зарарлы азык-төлекне җыйды.Алар дөрес туклануга аерым игътибар бүлеп бирделәр. Балалар “Файдалы – зарарлы” дигән викторинада катнашып, дөрес туклану зарурилыгын белделәр. Аннары “Ядрә ыргыту”, “Җитезләр”, “Кем тизрәк” дигән хәрәкәтчән уеннарны, ә соңыннан бик теләп футбол уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев