Дөреслекне яратучы шәхес
Редакциябезгә җылы эчтәлектәге хатлар килеп тора.
(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”)
Редакциябезгә җылы эчтәлектәге хатлар килеп тора. Чираттагысын без Олы Тарханда туып-үскән, ТАССРның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр докторы, профессор, капитан-лейтенант Әнәс Җомагыловтан алдык.
– Горурланып язган әлеге язмамда мин Түбән Тархан авылында туган, бар гомерен Татарстанның киләчәге һәм азатлыгы өчен көрәшүчеләрне хокукый яктан яклаучы адвокат Хәмит Һади ул Саматов турында сөйлисем килә, – диелгән хатта. – Ул мәктәптә укыганда ук каникул вакытларында җирлектәге авыл хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләгән. Аннары армиядә хезмәт итеп, офицер исемен алган. Казанда кооператив техникумны, университетта юридик факультетны тәмамлаган. Хәзерге көндә ул адвокат хезмәтен башкара. Хәмит Һади улының тырыш хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Гражданнарның хокукы һәм иреге өчен куйган фидакарь хезмәте өчен” медале белән билгеләп үтелгән, “Татарстанның атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелгән.
Әнәс Хафиз улы билгеләп үткәнчә, Саматовлар нәселенең ирешкән уңышлары белән сөенергә мөмкин.
– Хәмит Һади улының сеңелесе Сөембикә дә Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеменә лаек. Алар киләчәк буынга һәм тарханлыларга үрнәк булып торалар. Хәмит дустым киң күңелле, төгәллекне һәм дөреслекне яратучы шәхес, – дип яза Әнәс Хафиз улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев