Дүрт комплект бүләк җиңеп алдылар
Тәтешнең стендка ату мәктәбе шәкертләре стендка ату буенча Татарстан Кубогының VI этабында уңышлы чыгыш ясады.
“Свияга” ату урынында узган ярышларда, скит һәм трап стендында дүрт комплект бүләк җиңеп алынды. Ирегетләр арасында скит күнегүендә Илья Кушагинга (тренеры А. А. Кушагин) тиңнәр табылмады. Хатын-кызлар арасында трап күнегүендә мактау пьедесталының барлык баскычын да безнең спортчылар яулады: Алинә Әхәтова (тренеры А. А. Бәдртдинов) беренче булды, Айсылу Абдурахманова (тренеры В. А. Вахтуров) – икенче, өченче – Диана Вәлиуллова (тренеры Д. В. Филиппов). Ир-егетләр арасында трап күнегүендә Сергей Глухов (тренеры А. А. Бәдртдинов) беренче урынны алды, икенче – Кирилл Багров (тренеры В. И. Филиппов).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев