Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дусларымны еш искә алам

Тәтештә яшәүче Илдар Сәмигуллин Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

(Тәтеш, 11 февраль, «Тәтеш таннары», Рәдиф ГАЯЗОВ, Байраш мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы).  Ул тумышы белән  Зур Әтрәч авылыннан. Биредәге урта мәктәптә сигез ел белем алгач, күршедәге Монастырскийдагы һөнәр училищесында тракторчы-машинист булырга укый. Унсигез яше тулгач,  армия сафына чакыру кәгазе ала. Һәм 1984 елның 18 октябрендә алар дүртәү: Илдар Сәмигуллин, Гомәр Мин­галиев, Рәмис Заһ­ретдинов, Варис Минһаҗев бер үк көн­не ил алдындагы хәрби бурычларын үтәргә китәләр. Аларны шушы ук төркемнәре белән Әрманстанның Октемберян, аннары Кировакан шәһәрләренә җибәрәләр. Анда өч ай карантинда булгач, барысын бергә Грузиягә, һәм шуннан самолет белән Әфганстанга озаталар. Биредә инде алар Шиндант дигән җиргә киләләр.

“Монда безне, тиң­дәшләрне, төрле як­ка аердылар. Мин ­Әфганстанда мотоукчы пехота полкына эләктем, артиллерия дивизионында хезмәт иттем. Бер елдан Гиришк шә­һәренә җибәрделәр. Хәрби хә­рә­кәтләрдә бик күп катнаш­тым, Әфганстан җирендә генә дә ике ел да ике ай булдым. Армия елларында кү­ңелдә калган иң авыр хисләр, бу – авырлык­ларны, шатлыкларны бергә кичергән хезмәттәшләрне югалту. Туганнар сыман булып, бер телемне икегә бүлгән җан дуслар белән мәңгелеккә хушлашу минутларын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. 

Әфганстанда хезмәт иткән иптәшләремнең, тиңдәшләремнең инде бүгенге көндә кайберләре исән түгел. Аларны бик еш, шулай ук 15 февральдә әфганчылар бергә җыелган көндә, һәрвакытта искә алам, үткәндә калган күңел әрнүе яңадан кузгала. Бу безнең мәңге төзәлмәс зур җәрәхәт булып йөрәктә саклана. Шуңа да Әфган җирендә күргәннәрне сөйләргә яратмыйм”, – ди ул. 

Илдар Ярулла улы бүгенге көндә гаиләсе белән Тәтештә яши. Туган җиренә булган мәхәббәте балачакта уйнап үскән урамнар, кыр-болыннар аша күңелендә зур урын алып тора дип раслый. 

“Иң мөһиме ил-көннәр тыныч булсын”, – ди Әфган сугышын үз башыннан кичергән солдат.

Райондашым Илдар Сәмигуллин турында мин сәнгать укытучым Алия Марат кызы Җиһаншинадан белдем. Әлеге әңгәмә миндә тирән тәэ­сирләр калдырды, башкача була да алмый, чөнки үземнең дә киләчәктә Ватанны сакларга барасым һәм буй җиткәч, кечерәкләргә сөйләрлек армия юлы үтәсем бар бит әле. Ә якташым белән чын-чынлап ­горурланам!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев