Егетләр армиягә китәләр
Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.
Байраш авылыбызның лачыннары Хайрутдинов Самат һәм Галимов Айнур туган илебез сагына армия сафларында хезмәт итәргә чыгып китәргә тора. Без алар белән чиксез горурланабыз, аларны бик яратабыз һәм исән-имин туган авылыбызга әйләнеп кайтуларын телибез.

Яңгырый озату җырлары,
Моңлы саф күңелгә кагылып,
Ышанып сез хезмәт итерсез,
Сезне без көтәрбез сагынып.
Үтәрләр бу моңлы вакытлар,
Көнгә төн, төнгә көн кагылып
Ышанып сез хезмәт итерсез
Сезне без көтәрбез сагынып!
Җырыбыз бар сезгә йөрәктән,
Моң булып чыга ул агылып...
Ышанып сез хезмәт итерсез
Сезне без көтәрбез сагынып.
фотоларны Ләйсән Илъясова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев