Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабы

Зур Әтрәчтә яшәүче Роза Фәйзуллина һәм Богдашкинодан Алена Торгашова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабында катнашты.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”). Зур Әтрәчтә яшәүче Роза Фәйзуллина һәм Богдашкинодан Алена Торгашова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабында катнашты.

Күп балалы ана, шагыйрә, Зур Әтрәчтә “Кызыл миләш” үзешчән сәнгать төркеме җитәкчесе һәм авылның мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе, идеяләргә илһамландыручы һәм “Уракчы кизләве” территориясен төзекләндерүне оештыручы Роза Фәйзуллина “Өлкән буын героинясы” номинациясендә җиңүче булды.

Күп балалы ана, Богдашкино гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, традицион мәдәниятне саклау буенча мәдәни проектларда актив катнашучы Алена Торгашова “Хатын-кыз – ана” ­номинациясендә Диплом белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев