Җәмгыять

Ел саен 12 ноябрьдә пневмония белән Бө­тендөнья көрәш көне билгеләп үтелә

Пневмония – инфек­циядән барлыкка килгән үпкә тукы­масының ялкынсынуы.

(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бу авыруның исемен без коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә еш ише­тәбез. Пневмония, аның билгеләре һәм профилактик чаралары турында без Тәтеш үзәк район хастаханәсенең гомум­тәҗрибә табибы, табиб-рентгенолог Фирдүс Сәла­хов белән сөйләштек.

– Пневмониянең бил­геләре нинди?
– Медицина хезмәт­кәрләре тарафыннан күрелә торган бөтен тырышлыкларга карамас­тан, пневмония бүгенге көнгә кадәр иң киң таралган авыруларның берсе булып кала бирә. Аның төп билгеләре: бизгәк, 38,0-39,5 градуска кадәр югары температура, ютәл була, тын кысыла, какырык бүленеп чыга, кайвакытта күкрәк читлеге авырта. Кайчагында авырулар күкрәктә сызлану яки авырту сизәргә мөмкин. Хәлсезлек, эшкә сәләтлелек кимү, тирләү, йоклый алмау, ашыйсы килмәү билгеләре күзәтелә.

– Пневмонияне про­филактикалауның  ча­­ралары бармы?
– Сәламәт яшәү рәве­ше алып барыгыз: чыныгыгыз, ­физкультура һәм спорт белән шө­гыль­ләнегез, ешрак саф һавада йөрегез, шул ук вакытта сезон буенча киенегез. Тәмәке тартучы кешеләрдән читтәрәк булыгыз: тәмәкене күп тарту сулыш юлына һәм иммунитетка начар йогынты ясый, һәм үзегез дә тәмәке тарт­магыз. Аксым, микроэлементлар һәм витаминнар җитәрлек дәрәҗәдә булган сәламәт туклану алып барыгыз. Көндә­лек рационда яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык, сөт ашамлыклары булу мәслихәт. 
Гриппка каршы прививка ясатыгыз – пневмония еш кына аның өзлегүе булып тора. 
Сулыш юллары (ОРВИ яки грипп) инфекциясе булган кешеләр белән якыннан аралашмагыз, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрегез, кешеләр күп җыелган урыннарда йөрүдән тыелы­гыз. Бүлмәләрне мөм­кин кадәр ешрак җил­ләтегез һәм дымлы җыештыру үткәрегез. Авыручылар белән бәй­ләнешкә кермәгез. Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз, бигрәк тә йөткергәннән яки төчкергәннән соң. Спирт кушылган әйберләр белән кулларны эшкәртүнең нәтиҗәсе зур.
– Әгәр кеше пневмония кичерсә, нәрсә эшләргә?
– Сулыш күнегүләре ясагыз: сулышны тирән итеп алып, суламый торыгыз. Күнегүләрне яхшы итеп җилләтелгән бинада утырган килеш яки урамда ясасаң һәм аны 5-10 тапкыр рәттән кабатласаң яхшырак. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән ­тук­­ла­ныгыз. Гәүдә авырлыгына карап көнгә 1,5тән 2,5 литр­га кадәр су эчәргә кирәк. Стресс­лар ки­чермәскә һәм туйган­чы йокларга тырышыгыз, тәүлегенә кимендә 8 сә­гать йокласаң яхшы. Саф һа­вада ешрак һәм күбрәк җә­яү  йөрергә тырышыгыз. Шулай ук йөгерү белән шө­гыльләнергә киңәш ителә.
Әгәр хәлсезлек тойсагыз – үз ­белдеклегегез белән дәваланмагыз! Бу гомер өчен куркыныч. Сәла­мәтләнергә ярдәм итә торган даруларны бары тик квалификацияле табиб кына дөрес итеп ­билгели ала. Сәламәт булыгыз!
 


Нет комментариев