Елан белән очрашу – шактый киң таралган күренеш.
(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таннары").
– Питомник дачаларында кечкенә генә җир кишәрлегебез бар. Без ел саен анда тәртип урнаштырырга, бер-ике түтәл суган һәм кишер утыртырга тырышабыз. Ә күптән түгел бирегә килгәч, койма астында иске яфраклар өемендә еланнар күрдек. Ирем моның зәһәр еланнар булуын билгеләде, – дип уртаклашты безнең белән Тәтеш кызы Ольга Н.
– Елан белән очрашу – шактый киң таралган күренеш. Бакчада, дачада, кырда һәм урманда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк: югары резиналы аяк киеме кияргә, хәрәкәт иткәндә күбрәк тавыш ясарга, еланнарны тотмаска тырышырга; аларны үртәмәскә кирәк, – дип киңәш итә Олы Шәмәк табиблык амбулаториясе табибы Регина Кильганова. – Елан тешләсә дә, паникага бирелмәскә һәм тынычланырга тырышырга кирәк, мөмкин кадәр азрак хәрәкәт итәргә, бер генә очракта да тешләнгән җиргә жгут салырга ярамый – бу шул җирдә агуның артуына китерә. Күп итеп су эчәргә, татлы су булса яхшырак, ләкин чәй һәм кофе түгел. Елан тешләгәндә алкоголь куллану катгый тыела – ул кан тамырларын киңәйтә. Табигатькә чыкканда һәм дачага барганда үзең белән антигистаминлы препаратлар алырга кирәк, һәм елан тешләгәндә берьюлы ике дару кабул итү зарур. Тешләү кулга яки аякка туры килсә, яраны антисептик белән эшкәртергә, аңа чиста бәйләвеч салырга, аяк-кулны селкенмәслек итеп беркетеп куярга кирәк. Һәм һичшиксез, мөмкин кадәр тизрәк профессиональ ярдәм сорап табибка мөрәҗәгать итү зарур.
фото: pixabay.com/ru/
Нет комментариев