Эшче куллар кирәк
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Сергей Цветков агымдагы елның 1 ноябренә Тәтеш районының хезмәт базарындагы хәлгә кыскача анализны үткәрде.
(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”)
– Эшче көчләр саны 10 900 кеше тәшкил итә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 362 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән 56 кеше эш эзләүчеләр сыйфатында исәптә тора, 233 кеше эшкә урнаштырылды. Эшсезләр сыйфатында 36 кеше теркәлде, узган елның шул ук чорында 149 кеше иде. Эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,33 процент тәшкил итте, узган ел – 1,37 процент.
2020 ел белән чагыштырганда эшсезләр составында үз теләкләре белән эштән китүчеләр өлеше – 50 процент, 2020 елның 1 ноябренә – 26 процент, хатын-кызлар өлеше – 67 процент, 2020 елның 1 ноябренә – 57 процент; пенсия алды яшендәге гражданнар өлеше – 33 процент, 2020 елның 1 ноябренә – 14 процент; эштән азат ителү сәбәпле эштән киткән гражданнар өлеше – 11 процент, 2020 елның 1 ноябренә – 2 процент; эшсезләр составында инвалидлар өлеше – 6 процент, 2020 елның 1 ноябренә – 2 процент.
Эшсезләр составында яшьләр өлеше кимеде – 22 процент, 2020 елның 1 ноябренә бу күрсәткеч 30 процент иде.
Агымдагы елның 1 ноябренә эшче көчләргә ихтыяҗ – 68 вакансия һәм 73 эш урыны. Бүгенге көндә тегүчеләр, бухгалтерлар, агрономнар, тракторчылар, табиблар, терлекчеләр, машина белән сыер саву операторлары, машина йөртүчеләр, төргәкләүчеләр, пыяла кисүчеләр аеруча кирәкле белгечлекләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев