Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшкә урнашу җиңелрәк булачак

Россиядә 2020 елның 1 гыйнварыннан санлы хезмәт кенәгәсенә күчү планлаштырыла.

(Тәтеш, 28 декабрь, "Тәтеш таңнары"). 
Аңа хезмәткәрләр ирекле рәвештә күчә ала, ә шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр турындагы мәгълүматларны анда кертмәячәкләр. Бу хакта ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә хәбәр итте.  
Шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр үзләренең хезмәт эшчәнлеген үзләре тәэмин итә: бу хактагы мәгълүматлар салым инспекциясендә һәм пенсия фондында бар. Эшкуарлык эшчәнлеге пенсия хокукын булдыра, мәҗбүри шарт – закон тарафыннан каралган түләүләрне тормышка ашыру.
Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь төрдәге хезмәт кенәгәсен сакларга тели икән, аңа 2020 ел ахырына кадәр эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк, бу очракта 2021 елдан кәгазь төрдәге хезмәт кенәгәсен электрон рәвештәге белән бер үк вакытта алып бару дәвам ителәчәк.

РПФның Тәтеш районы Идарәсендә электрон хезмәт кенәгәсенең кәгазь төрдәге хезмәт кенәгәсендә исәпкә алына торган барлык диярлек мәгълүматлар исемлеге: эш урыны һәм вакыты, вазифасы, квалификациясе, кабул ителү һәм азат ителү көннәре, хезмәт эшчәнлеге туктатылу сәбәбе сакланачак. 

Моннан тыш, хезмәткәр эш бирүчедән (әлеге эш бирүчедә хезмәт куйган вакытлары өчен) соңгы эш урыны буенча бастырылган һәм расланган мәгъ­лүматларны күп функцияле үзәктә яки РПФ органнарында алуга хокуклы.  

Хезмәт кенәгәсенең яңа төре хезмәткәрләргә үзләренең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны белә алу, ә эш бирүчеләргә һәм дәүләт органнарына санлы кадр исәбен тәкъдим итү мөмкинлеген бирәчәк. Хезмәт эшчәнлеге хакындагы мәгълүматлар тагын да төгәлрәк булачак, дистанцион рәвештә эшкә урнашыр­га, ә пенсияне өстәмә документлар белән расламыйча, лицевой счет мәгъ­лүматлары буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев