Эшлекле дүшәмбе
(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары"). Район активы киңәшмәсендә район Советы һәм башкарма комитетының узган атнадагы эшенә, оператив хәлгә, ТР дәүләт хезмәтләре порталы эшенә анализ ясадылар; коену сезоны башланыр алдыннан райондагы су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүне оештыру, районда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар планы, “Профессиональ табышка салым” яңа салым режимы турында мәгълүмат тыңладылар.
Нет комментариев