Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләргә теләге булган кешеләр кирәк

Үткән чәршәмбедә Тәтешнең халык мәшгульлеге ­үзәге белгечләре вакансия­ләр ­ярминкәсе уздырды.

(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ).  Бу көнне гәҗит журналисты Тәтештә, безнең һәм башка районнардагы предприятие­ләргә, оешмаларга, шул исәптән, Казанга, нинди белгечләр кирәклеген белде.

Тәкъдимнәр күп булды: Тәтештә пыяла җитештерү буенча һәм элеватор предприя­тиеләренә хезмәткәрләр ки­рәк; шәһәрдәге предприя­тиеләрнең бер­сенә санитар чистарту – торак пунктлардагы чүп-чарны җыю эшләре буенча хезмәткәрләр вакансиясе ачылган; ишегалды себерүчеләр, сатучылар кирәк. Аграр секторда эшче куллар җитешмәве сизелә – тракторчылар, машина белән саву операторлары, агрономнар, ветеринария табиблары, зоотехниклар. Мо­настырскийда һәм Килдештә поч­та бүлекләре хат ташучыларга мохтаҗ. Шәһәрдә озак вакытлардан бирле информатика укытучысы, табиблар таләп ителә.

Яшь ир-егет эш сайлады: шәһәрле кадрлар буенча менеджерлардан хезмәтнең барлык нечкәлекләрен тулысынча белеште – кабул итү кагыйдәсе, социаль пакет, эшләү тәртибен. Ике анкета тутырды.

Менә башлангыч сыйныф укытучысы эш эзли, Олы Тарханда яшәүче күченергә дә әзер. Яшь хатын-кыз районның мәгариф бүлеге вәкиле белән әңгәмә корганнан соң, канатлангандай тоелды – яңадан белемен үстерер­гә һәм якындагы мәктәп­ләрнең берсендә эшләргә мөмкин.

Ике хатын-кыз стенд янында нәрсәдер хакында сөй­ләш­те. Баксаң, Богдашкино авылында яшәүче эш табу өмете белән килгән икән. Светланага 49 яшь, тегүче буларак таныштырды, гомер буе сыер савучы булып хезмәт куйган. Теләсә нинди эшкә алыныр­га әзер, ләкин шарты бар, бары тик туган авылында. Шулай ук 40 яшьлек Надеж­да да гаиләсен калдырып китә алмый, өч баласы бар, хуҗалык зур һәм шәһәргә акча эшләргә килү мөмкинлеге чикле. Ул аш пешерүче, аны югыйсә көллияттә дә, шәхси кафеда да сөенеп кабул итәрләр иде. Поварларга сорау зур булып чыкты.

Без ярминкәдәге эш бирүчеләрдән һәм вакансияләр эзләүчеләрдән сораштырып, мондый чараларда катнашу һичшиксез мөһим икәнлеген ачыкладык. Кешеләргә шунысын белергә кирәк, күпчелек ­предприятиеләр, оешмалар ­хезмәткәрләргә мохтаҗ. 
Мәшгульлек хезмәте җи­тәкчесе Сергей Цветков билгеләп үткәнчә, мондый чаралар гражданнарга потенциаль эш бирүче­ләр белән очрашу һәм хез­мәт оешмасының үзенчәлекләре, түләү дәрәҗәсе һәм социаль гарантияләр мөмкинлеген бирә. Ул вакансияләр ярминкәсе ярдә­мендә эшсез тәтешлеләр лаеклы эш урыны табар дигән ышанычын белдерде. Ахырдан Гипс компаниясенең кадрлар бүлеге начальнигы Айсылу Йосыпованың сүзләрен мисал итеп китерәбез: “Эшләргә теләге булган кешеләр ­һәрвакытта кирәк”.

Белешмәлек: 
Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең вакансияләр мәгълүматы банкында  7 августка 99  эш урыны бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев