Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшмәкәрләр ярдәм иткән

“Тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән”, – ди халык зирәклеге, ә Тәтеш районында яшәүче һәм биредә туып-үскән кешеләр аның хак сүзләр икәнен үз гамәлләре белән ­раслыйлар.

(Тәтеш, 21 май, "Тәтеш таңнары"). Билгеле булганча, өлкән яшьтәге кешеләр аерым кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. 

Җиңү көне алдыннан “Нур” агрофирмасы җи­тәкчесе Радик Нургалиев Зур һәм Кече Әтрәчтә яшәүче тыл эшчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырган. “Өлкәннәргә игътибарлы булу – бу бик мөһим. Авыл халкы Радик Галимҗан улына  кайгыртучанлыгы өчен рәхмәтле”, – ди Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Илнур Юнысов. “Аллага шөкер, барысы да бар, әмма мондый игътибарлылык бик күңелле”, –  дип уртаклашты Фәһимә әби Сәйфетдинова.

Эшмәкәр Илнур Хәй­руллин да унбиш сугыш чоры баласына һәм тыл эшчәненә бүләк ясаган. Ул Җиңү көнендә  өлкәннәрне бәйрәм белән шәхсән котлап, үзе җитештергән продукция­не бүләк иткән.

Иоково халкына Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митингны оештыруда һәм үткәрүдә гадәттәгечә авыл егете Виктор Светлов булыша. Бу ел да искәрмә түгел: бәйрәм көнендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар обелискына гирляндалар салынган. “Бу чарага Виктор Ильич зур венок һәм тыл эшчәннәре өчен азык-төлек җыелмалары алып килде. Мондый ярдәм һәм булышлык тагын бер кат дөреслекне раслый – яхшы кешеләр начар кешеләргә караганда күбрәк”, – диде китапханәче Лилия ­Арисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев