Эшсез яшьләр саны кимегән
Җәмгыять

Эшсез яшьләр саны кимегән

Тәтеш районы халык мәшгульлеге үзәге белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның биш аенда бирегә 116 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 88е – эшкә урнашу мәсьәләсе буенча. 52 кеше эш белән тәэмин ителгән.

(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таннары"). – Безнең районда 2021 елның 1 июненә эшсезләр сыйфатында 50 кеше теркәлгән (узган ел бу чорда – 193 кеше),  – дип билгеләп үтә Тәтеш районы халык мәшгульлеге үзәге директоры ­Сергей Цветков.

Сүз уңаеннан, 2020 ел белән чагыштырганда, эшсезләр арасында үз теләкләре белән эштән китүчеләр, хатын-кызлар, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсия алды яшендәге һәм эштән азат ителү сәбәпле эштән китүчеләр саны арткан (икътисади, технологик яки структур үзгәрешләргә бәйле эштән азат ителү чаралары комплексы). Шул ук вакытта эшсез яшьләр саны кимегән.

– Бүгенге көндә без 58 вакансия һәм 102 эш урыны тәкъдим итә алабыз. Иң кирәкле белгечлекләр – сатучы, агроном, тракторчы, табиб, терлекче, машина белән сыер саву операторы, машина йөртүче, төргәкләүче, пыяла кисүче. Булган барлык вакансияләр “Россиядә эш” (trudvsem.ru) гомумроссия вакансияләр базасында урнаштырылган, – ди Сергей Анатольевич.


Нет комментариев