Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Февралгә йолдызнамә

Февраль – искиткеч ай. Беренчедән, кыска, икенчедән, кышның соңгы ае.

(Тәтеш, 1 февраль, «Тәтеш таннары»).  Февральдә безгә күп нәрсәләр эшләп өлгерергә – язгы-җәйге сезонга әзерләнергә, җәйге ялга планнар билгеләргә, чаңгыда, чанада, тимераякта шуып, туйганчы кышкы һава белән хозурланырга кирәк.   

Кучкарларны февральдә бертөрлелек көтә, ямансулыкка бирелмәс өчен, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, бассейнга яки күнегүләр залына барыгыз.
Бу айда Үгезбозаулар үз позиция­ләрен ныгытачаклар. Алар балкып торачаклар – уңыш алар ягында. Финанс өлкәсендә дә, шәхси тормышта да бәхет көтә. Игезәкләргә саграк булырга һәм уйланылмаган гамәлләрдән читтә булырга кирәк, шул исәптән акча белән дә. Кыслалар өчен ай тулаем алганда файдалы һәм күңелле булыр дип көтелә, бары тик тирә-юньдәгеләр  белән мөнәсәбәтләр турында уйланырга туры киләчәк. Арысланнар – үз эшегезгә алыныгыз, өстәвенә, билгеләнгән ниятләрегезне чынга ашырырга вакыт. Кызлар – гаиләгезгә зур игътибар бүлеп бирергә кирәклеген сез нәкъ тә менә әлеге айда аңларсыз. Үлчәүләр күңел борчулары кичерерләр, ләкин бу вакытлыча. Үз хезмәтегезне ташландык хәлгә калдырмагыз, аларны алдан ук тәртипкә салыгыз, сәламәтлекне кайгыртыгыз. Чаяннар, әгәр сез ялкауланмасагыз, ул чакта зур уңыш­ларга ирешәчәксез. Укчыларга гаиләләренә күп игътибар бүлеп бирергә кирәк: гаилә тантаналары уздырырга, ремонт ясарга мөмкин. Кәҗәмөгезләргә ай башында катлаулырак булачак, әмма ахырында кыенлыклар турында искә алырга кирәк булмаячак. Сукоярлар өчен, аеруча да сәләтләрен үстерүдә, иң яхшы ай, ләкин акча белән саграк булыгыз, хәтәр проектларга алынмагыз, аз белгән кешеләргә ышанмагыз. Балыклар – бу айда мөһим эшләрне хәл итү белән шөгыльләнегез, икенче урындагыларын калдырып торсагыз да була. Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз. 

“Тәтеш таңнары” йолдызнамә тамгасы астындагыларның барысына да үтенеч белән мөрәҗәгать итә: әгәр сезнең кайсыгыз да булса район гәҗитен 1 яки 3 айга гына рәсмиләштергән һәм аның белән дуслыгын дәвам итәргә тели икән, безнең редакциягә килегез яки якындагы почта бүлегенә мөрәҗәгать итегез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев