Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Әфган сугышы – тере хәтер”

12 февральдә Балалар китапханәсендә Совет гаскәрләрененең Әфганстаннан чыгуына 30 ел тулуга багышланган «Әфган сугышы – тере хәтер” дип аталган чара узды.

(Тәтеш, 13 февраль, «Тәтеш таннары», Нина Арисова).  Чарада “Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел” Республика бәйгесенең муниципаль этабында катнашучы генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет мәктәбе- интернаты укучылары катнашты.

Очрашуда интернационалист-сугышчылар Керсонеев Сергей Николаевич, Трофимов Александр Николаевич, Потапов Геннадий Романович һәм ТР Хәрби комиссариатының Тәтеш районындагы бүлекчәсе начальнигы Гарифуллин Фәнис Әлфәтов улы катнашты.

ТР Хәрби комиссариаты, Республика Балалар китапханәсе игълан иткән бәйгегә безнең районнан 12-14 яшьлек  42 укучы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән якташлары, туганнары турында язылган хикәяләр, эссе тәкъдим иттеләр. Үсмерләр 40 әфганчының язмышы, тормышы турында сөйләп, “Тәтешлеләр Әфганстан юлы буйлап” дип аталган китапка да кермәгән мәгълүмат бирделәр.

Нина Арисова электрон тәкъдим итү, видеороликлар һәм язмалар ярдәмендә Әфган сугышы, анда катнашып хәрби антларына тугры калган ир-егетләр турында сөйләде.

Керсонеев Сергей Николаевич хатирәләре белән уртаклашты.

ТР Хәрби комиссариатының Тәтеш районындагы бүлекчәсе начальнигы Гарифуллин Фәнис Әлфәтов улы бәйгенең муниципаль этабы нәтиҗәләрен игълан итте һәм актив катнашучыларга Грамоталар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев