Җәмгыять

Фигнер гаиләсенең тарихы очрашуның темасы булды

“Авангард” газетасы редакциясендә энтузиаст- иҗтимагыйчылар, Тәтеш ягы тарихы музее, үзәк китапханә һәм район башкарма комитетының архив бүлеге вәкилләре катнашында “Фигнер гаиләсе” темасына түгәрәк өстәл булды.

(Тәтеш, 7 май, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина).

Җирле музейда танылган революционер – “Народная воля” оешмасы әгъ­засы Вера Фигнерның шәх­си әйберләре бар, аның турында шактый күп мәгълүматлар табарга бу­ла. Әмма аның апалары Лидия, Ольга, Евгения һәм ике абыйсы Николай белән Петр да шундый ук танылуга ия булган.   

–     Кыз туганнары самодержавие белән көрәштә актив катнашканнар. Мо­ңарда тау инженеры, бакыр чыгаруның яңа ысулларын уйлап тапкан абыйсы Петрның да катнашы булган. Бары тик танылган опера җырчысы, Петр Чайковскийның күңеленә хуш килгән Николай Фигнер гына революция оешмалары эшчәнлегендә катнашмаган, – дип билгеләп үтә шәһәрле Олег Евсеев. – Аларның барысы да, шулай ук туганнары да билгеле бер елларда Тәтеш өязендә яшәгәннәр, берничәсе безнең якта туган. Гаиләнең игелекле гамәлләр башкаруы да: Никифорово һәм Васильевка авылларында мәктәпләр төзү, авылда беренче җәмә­гать ки­тапханәсе ачу шактый зур әһәмияткә ия.   

Энтузиаст Александр Болденков танылган Фигнер гаиләсе вәкилләренең тормышын өйрәнү белән берничә ел дәвамында шө­гыльләнә. Баксаң, шәһә­рле Анатолий Хохлов саклагычында да кызыклы фактлар бар икән. Олег Евсеев түгәрәк өстәл утырышына Фигнерның апалары,  абыйлары биографияләре белән “Незаслуженно забыты” (“Бер дә юкка онытылганнар”) дип исемләнгән брошюра әзерләгән.   

Район архивындагы документларда Вера Фиг­нерның Тәтештәге педагогика училищесында (элек педтехникум) булуы турындагы мәгълүматларны тапкан Милица Иванова да кызыклы хәбәрләре белән ­уртаклашты.

Түгәрәк өстәл кысала­рында музей һәм китап­ханә вәкилләре чыгыш ясады. 

Утырыш ­барышында Фиг­нер гаи­­ләсенең биогра­фия­сенә күзәтү ясаганда килеп чыккан кызу ­бә­­­хәс нәтиҗәсендә (Интер­нетта күп кенә каршылыклы мәгълүматлар бар), шәһәрдәге үзәк ки­тапханә каршында тупланма эш алып бару карар ителде, анда энтузиаст-иҗ­тимагыйчылар тарафыннан безнең район тарихы турында тупланган мәгълүматлар җыеп ­барылачак.


Нет комментариев