Берничә районнан килгән делегатларны Буа шәһәрендә җылы итеп каршыладылар.
(Тәтеш, 7 февраль, «Тәтеш таннары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Тәтеш районы делегациясе, шул исәптән районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре үсеш стартегиясе эскизы хакында тирәнтен фикер алышу максатыннан ут күршебез Буа шәһәрендә узган Бөтендөнья татар конгрессы киңәшмәсенең зона күләмендәге пленар утырышында катнашты.
Берничә районнан килгән делегатларны Буа шәһәрендә җылы итеп каршыладылар. Автобусларга утырып, тарихи-мәдәни һәм социаль объектлар белән танышудан башланган чара татар лицеенда җырлы-биюле әдәби-монтаж, музейлар, “Ак каен” балалар бакчасындагы сабыйларның матур җыр-моңнары, гаҗәеп матур бизәлгән күргәзмәләрне карау белән дәвам итте. Биредә алган тәэсирләр күңелләрне сөендерде. Безне татар халкының милли күлмәкләрен, калфак һәм түбәтәйләрен кигән малай-кызлар биеп каршыладылар, уен рәвешендә әзерләнгән дәресләр, сәхнәләштерелгән өзекләр, сабыйлар хәтта мультфильм эшләү серләрен дә күрсәттеләр.
“Сәнгатьне күрү музее”н оештырган Татарстанның атказанган мөгаллимәсе, шагыйрә Гөлнур Айзетуллова чыгыш ясап, татар халкының үсеш стратегиясе юнәлешендә музейларның эшчәнлеге аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Сәяхәтебезнең бер өлешендә Буаның бөтен дөньяга танылган драма һәм сатира театры артистлары спектаклен карап рухи байлык тупладык. Театрның директоры Раил Cадриев үсеш стратегиясенең мәдәният өлкәсе юнәлешенә әһәмиятен ассызыклап, очрашуны иҗади рухта шигъри юллар белән тәмамлады.
Көннең икенче яртысында мәдәни үзәктә узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үсеш стратегиясенең төрле юнәлешләре хакында чыгыш ясады, шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татар энциклопедиясе институты директоры, татар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Гыйләҗев, шагыйрь Ркаил Зәйдулла киңәшмәдә катнашучылар белән үз теләк-тәкъдимнәрен уртаклаштылар һәм стратегия юнәлешләре буенча алга таба эш алып бару мөмкинлекләренә басым ясадылар. Пленар киңәшмәдән алган хис-кичерешләр, тәэсирләр турында без юлда кайтканда иркенләп вә ихластан сөйләшеп, үзебезнең фикерләребезне уртага салып сөйләштек.
“Стратегия үсеше хакындагы конференциядә үзебез өчен әһәмиятле мәгълүматлар ишетә алуыбызга бик шатландык. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, еллар буе, хәтта гасырлар дәвамында сакланып килгән йолаларны яшь буынның хәтеренә сеңдереп, аларга боларның барысын да мирас итеп калдыру, игелекле гамәлләребез белән мөмкин кадәр күбрәк үрнәк күрсәтү безнең һәммәбезнең дә иң төп бурычы”, – дип уртаклаштылар делегатлар.
Нет комментариев