Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Финалга чыгучылар “Артек”ка юллама алачак

Мәктәп укучылары өчен “Озын тәнәфес” Бөтенроссия бәйгесе старт алды.

(Тәтеш, 18 апрель, «Тәтеш таңнары») Бәйгедә 8 – 10нчы сыйныфлардан теләсә кайсы укучы катнаша ала.

“Озын тәнәфес”тә җи­ңүчеләр югары уку йортында белем алуга түләр өчен бер миллион күләмендә грант, югары уку йортына кергән вакытта казанышлар портфолиосына бишкә кадәр балл алачак.

Бәйгенең барлык финалга чыгучылары “Артек”ка юлламага ия булачак, ә иң яхшы 20 мәктәп белем бирү мөмкинлекләрен булдыру өчен финанс ярдәме алачак. Финалга чыгучыларны әзерләгән педагоглар илнең иң яхшы үзәкләрендә белем бирү программаларын уза ­алачак.

Бәйге тугыз тематик юнәлеш буенча үтә: яңа медиа, сән­гать һәм иҗат, экология, тирә-юнь мохит, сәламәт яшәү рәвеше, фән һәм технология, игелек, сәяхәт һәм туризм, тарихи хәтер.

Гаризалар 2020 елның 23 июненә кадәр “Озын тәнәфес” сайтында кабул ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев