Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Финляндиядә триатлон буенча ярышларда Алабугадан депутат вафат булган

Виталий Дерягин күлгә чумган һәм аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.

(Чаллы, 1 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Алабуга шәһәр Советы депутаты, «Эссен Продакшн» АҖ коммерция директоры Виталий Дерягин триатлон буенча ярышлар вакытында Финляндиядә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га Алабуга башкарма комитетында хәбәр иттеләр.

Чыганак сүзләренә караганда, 43 яшьлек Виталий Дерягин спорт белән актив шөгыльләнгән. Ул биш тапкыр чаңгы марафонында катнашкан, апрель аенда ул Мурманскидагы Россиянең 19 төбәгеннән һәм чит илләрдән мең ярым спортчы катнашкан ярышларга барган. Ул вакытта Виталий үзенең яшь төркемендә бишенче һәм ярышларда катнашучыларның барысы арасындагы 50 километрга ярышта 34нче урынны алган.

Виталий Дерягин шулай ук үз компаниясенең барлык спорт инициативаларында да актив катнашкан. Ул Алабуга янындагы Танай урманында чаңгы трассасы булдыру белән шөгыльләнгән.

Чыганак мәгълүматлары буенча, фаҗига Финляндиядә булган. Виталий күлгә чумган һәм аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган. Аның мәетен туган шәһәренә кайтарып җиткермәгәннәр әле.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/01/189065/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев