8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!
(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таннары"). Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!
Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Гаилә әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр, бер-береңә карата хөрмәт хисләре чыганагы булып тора. Нәкъ менә гаиләдә безнең киләчәкнең нигезе формалаша, шуңа күрә һәр кешенең гаилә традицияләренең ныклыгын бәяләве һәм хөрмәт итүе бик мөһим.
Безнең районда талантлы, иҗади сәләтле балалар тәрбияләүче ныклы, тату гаиләләр аз түгел. Озак еллар үзара аңлашу, зирәклек һәм игелек нигезендә үз мөнәсәбәтләрен корган гаилә парларына чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, сәламәтлек, бәхет, балалар шатлыгы телим.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов
фото: архив/Авангард
Нет комментариев