Җәмгыять

«Гаилә елы. Безнең йорт хайваны» фотоконкурсы

Йорт хайваны белән гаилә портреты ясагыз һәм аны безнең конкурска җибәрегез.

Россиядә гаилә елы һәм 4 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья хайваннар көненә багышлап, «Авангард» газетасы редакциясе «Гаилә елы. Безнең йорт хайваны» дип исемләнгән фотоконкурс оештыра. 

Фотоконкурс 2024 елның 16сыннан 29 сентябренә кадәр үткәрелә. ТР Тәтеш районында яшәүчеләрнең барысын да үзләренең гаилә даирәсендә һәм яраткан дүртаяклы дуслары янәшәсендә уздырылган матур мизгелләре белән уртаклашырга чакырабыз.  

Катнашу шартлары:
2024 елның 27 сентябренә 16 сәгатькә кадәр йорт хайваны (мәче, эт, попугай һәм башкалар) белән гаилә фотографиясен һәм аның белән бәйле вакыйганы язып җибәрергә кирәк. Иң мөһиме, сурәттә һичшиксез гаилә әгъзаларының берсе (бөтен гаилә белән дә ярый) һәм, әлбәттә, сезнең йорт хайваныгыз булырга тиеш. 

Сурәтне, үзегезнең мәгълүматларны: исем-фамилияне, әтиегезнең исемен, телефон номерын күрсәтеп, «Минем дүртаяклы дустым» тамгасы белән  avangard@tatmedia.com электрон почтасына җибәрегез. 

Фотоны шулай ук мөстәкыйль рәвештә tetyushy.ru Тәтеш таңнары сайтына Конкурслар бүлегенә “яңа катнашучыны тәкъдим итәргә” дигән урынга  “Гаилә елы. Безнең йорт хайваны” исеме белән урнаштырырга була. 

Җиңүче (бер) Тәтеш таңнары сайтында 2024 елның 28 сентябрендә 6.00дән 23.00гә кадәр тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. 

Бер катнашучыдан бары тик бер генә сурәт кабул ителә. Җиңүченең һәм аның йорт хайванының фотосы “Тәтеш таңнары” район газетасында бастырылачак. 

Фотоконкурсның нигезләмәсе

6+


Нет комментариев