Гаиләдә сабыйлар туу икеләтә шатлык китергән
Тәтеш районында быел беренче тапкыр игезәкләр туу теркәлгән.
(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Евгений Әхмәдуллин фотосы). Бәхетле әти-әнинең, шәһәрле Наталья һәм Александр Икононовларның, игезәк сабыйлары – Лев һәм Василиса якты дөньяга аваз салган.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районыбыздагы матур гадәт буенча, игезәкләрнең әти-әнисенә котлау сүзләре белдереп, гаиләгә ике урынлы бала коляскасы тапшырды.
– Бу бик кирәкле бүләк, – дип уртаклаштылар ир белән хатын. – Игезәкләр булыр дип уебызда да булмады, белүебезчә, безнең туганнарыбыз арасында мондый очраклар булганы юк иде. Берьюлы ике бала туу безнең өчен көтелмәгән бәхет – икеләтә шатлык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев