Тәтеш районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Альберт Абдурахманов җавап бирә
– Күптән түгел эштән киттем. Үземне башка һөнәрдә сынап карыйсым килә. Минем андый мөмкинлегем бармы? – дип сорый Татьяна О.
Тәтеш районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Альберт Абдурахманов җавап бирә:
– Эшсез гражданнарның 2024 елда һөнәри белем алу буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен безнең белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев