Хөрмәтле тәтешлеләр! Көнкүреш газы булган биналарда кеше гомеренә куркыныч янаучы очраклар ешайды.
(Тәтеш, 27 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Эксперт комиссиясе нәтиҗәләре буенча, газ приборларын куркынычсыз файдалану таләпләрен бозу бәла-казалар килеп чыгуның төп сәбәпчесе булып тора.
Кешеләр газ приборларын файдаланган вакытта, көнкүрештә газ кулланганда, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен түбәндәгеләрне белергә тиешләр:
– газ приборлары, төтен юллыклары һәм җилләткечләрнең нормада эшләвен күзәтергә, газ приборларын кабызганчы аның тарту көчен һәм эшләвен тикшерергә. Газлаштырылган мичне кулланыр алдыннан шырмасы тулысынча ачылганмы икәнлеген тикшерергә. Төтен юллыгы “кесәсен” даими чистартырга;
– газдан файдаланып бетергәч газ приборларындагы һәм алар алдындагы кранны ябарга, ә баллоннарны кухня эченә урнаштырган вакытта аның җайланмаларын өстәмә тапкыр ябарга;
– газ җайланмасы төзексез булганда, шулай ук подвалда, ишегалдында, урамда газ исе килгәндә, газ хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләрен чакыртырга;
– көтмәгәндә газ бирүне туктаткан вакытта газ приборларының горелка краннарын ябарга һәм газ хезмәтенә шалтыратырга;
– фатир бинасында газ исе барлыкка килгәндә газ приборыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга, приборларга һәм приборлардагы кранны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзәне яки форточкаларны ачарга, газ исе таралмаган бинадан телефон буенча газ хуҗалыгының авария хезмәтен чакыртырга. Ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр яктырткычларын һәм электр приборларын элдермәскә, электр шалтыратуларыннан файдаланмаска;
– подвалларга һәм базларга керер алдыннан яктылыкны яки утны кабызганчы газ исе булмауга инанырга;
– фатирдан бер айдан да күбрәккә чыгып киткән вакытта газ хуҗалыгы предприятиесенә бу хакта хәбәр итәргә.
Авария газ хезмәте телефоны – 04.
Нет комментариев