Газ җиһазлары белән сак булыгыз
Йортта урнашкан газ җиһазлары төзек хәлдә булырга һәм аны эксплуатацияләү буенча техник таләпләргә туры килергә тиеш.

Укучыларыбызга газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлекчәсе өлкән инспекторы Андрей Харитонов сөйли:
– Газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә түбәндәгеләр тыела: кечкенә яшьтәге балаларга һәм аннан файдалану тәртибе белән таныш булмаган затларга газ приборларыннан файдалану; газ приборларын күзәтүчесез калдыру; шырпы сызганчы яки кул белән ут кабызгычка басканчы газ краннарын ачу; газ плитәсе өстендә керләр киптерү, чөнки ут кабырга мөмкин; газ плитәсен кереп-чыгып йөрү юлында, баскычларда, агач киртәләр, җиһазлар, пәрдәләр һәм башка янучан предметлар янына урнаштыру. Әгәр дә сез өйдә газ исен сизсәгез, шырпы, ут һәм электр приборларын кабызмагыз, тәмәке тартмагыз. Шул ук вакытта барлык газ приборларын сүндерергә, краннарны ябарга, барлык бүлмәләрне, шул исәптән подвалларны да җилләтергә кирәк. Әгәр газ исе юкка чыкмаса яки җилләтү вакытында юкка чыккач, яңадан барлыкка килсә, 104 телефоны буенча авария газ хезмәтенә яки 112 телефоны буенча бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев