Газетага язылдылар – үсентеләр оттылар
Җәмгыять

Газетага язылдылар – үсентеләр оттылар

Газетага язылучыларның бакча кишәрлекләрендә розалар һәм карлыганнар үсәчәк.

Бакча үсентеләре уйнатуда катнашкан ун кеше бүләкләр алды.

Гадәттәгечә һәр язылу кам­па­ниясендә Никита Железнов безнең язылучыларга – уенда җиңүчеләргә – бакча үсемлекләре үсентеләре бүләк итә. Бу юлы агымдагы елның икенче яртыеллыгына “Тәтеш таң­нары” (“Авангард”) газетасына язылып, газета редакциясенә квитанция күчермәләрен җи­бә­рүчеләрнең карлыган, виноград яки роза үсентеләре оту (сайлап алу) мөмкинлеге булды.

Җиңүчеләр исемлеген га­зетаның 16нчы санында бас­тырган идек, бүләкләүгә аларны җиләк-җимеш питомнигына әлеге атна башында алып бардык. Ни аяныч, барысы да бара алмады: кемдер – сәламәтлеге буенча, кемдер – эш-мәшәкатьләре аркасында. Әмма җиңүчеләрнең һәркайсы да үз бүләген алды. Ун кешенең җидесе приз сыйфатында – карлыган, өчесе роза үсентесен сайлады.

Безнең барлык җиңүчеләребез дә газетага бер генә ел язмыйлар инде, кемдер район газетасы белән берничә дистә елдан бирле дус. Ә менә уенда җиңү аларның күбесе өчен көтелмәгән сөенеч булган. Шулай итеп, өч язылучыбыз хәтта үсенте уйнатуда катнашуын да белмәгән, редакциягә аларның квитанцияләрен поч­тальон җибәргән булган.

– Район газетасын безнең әти-әниләр дә алдырды, ә без традицияне дәвам итәбез. “Авангард”та безгә барысы да ошый. Конкурс­та беренче тапкыр катнаштым, монысында да әле квитанцияне безнең почтальон Наталья Пронина җибәргән булган, мин хәтта бу хакта белмәдем дә. Газетада җиңүчеләрнең исемлеген укыгач, бу мин түгел, минем фамилиядәшем откандыр дип уйладым. Безнең бакча кишәрлеге кечкенә, шуңа күрә үсентене әнигә бүләк итәм, ул карлыган сорады, – дип уртаклашты Тәтештән Людмила Сударикова.

Наталья Егорова уенда икенче тапкыр җиңүче булды: өч ел элек ул ежемалина үсентесе откан иде, ул хуҗабикәнең бакча кишәрлегендә үсеп тамыр җәйгән, үрентеләр җибәргән. Җимешләр бирәсен генә көтәсе калган. 

– Җиңүчеләр исемлеген газетадан күрми калдым, гәрчә аны бик көтсәм дә. Шуңа күрә, редакциядән шалтыраткач, бик шатландым. Бакчабыз зур, 28 сутый. Без аны бүлдек: яртысы – җиләк-җимешләргә, яртысы – яшелчәгә. Бездә карлыган бар, шуңа күрә роза алырга булдым, – дип сөйләде Наталья Анатольевна. – Мин Югары Тарханда яшим, ләкин Бессоноводагы кибеттә эшлим, “Авангард”ны эшкә алдырам. Вакыт булганда, аны шунда укыйм.

Җиңүчеләрнең кайберләре белдергәнчә, аларга кайчак туганнарыннан һәм танышларыннан матбугат басмасын алдырырга кирәкми, бөтен мәгълүмат хәзер Интернетта бар дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма моңа аларның җавабы бер: газетаны алдырырга кирәк, чөнки яңа басма санын укудан алган тойгылар бөтендөнья челтәрендәге текстны укудан кичергән хис-кичерешләр белән чагыштырырлык түгел.

Үсентеләр уйнатуда Тәтеш, Олы Шәмәк, Колунец, Олы Тормы, Алекина Поляна һәм Бессоновода яшәүчеләр җиңүче булды. Шулай да аларның барысы да без язылу кампаниясе ахырында уйнатачак башка призларны оту мөмкинлегенә дә ия. Чөнки аларның фамилияләре язылган шарларны без үзебезнең лототронга салып куйдык.

 


Нет комментариев