Реклама
Җәмгыять
Геройлар арабызда яши: ИВАН АВДОНИН
Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын, илебезгә зур батырлыклар һәм чиксез югалтулар бәрабәренә яулап алынган җиңүне билгеләп үтәбез.
(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”). Быел Җиңү көнен безнең белән өч Бөек Ватан сугышында катнашучы, бер Ленинград камалышында яшәүче һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 32 толы, 121 тыл эшчәне билгеләп үтә:
ИВАН АВДОНИН
Иван Авдонин 1924 елның 31 мартында Тәтеш шәһәрендә туа. 1942 елның июлендә Кызыл Армия сафына чакырыла һәм Мәскәүгә радист булырга укырга җибәрелә. Ленинградның героик оборонасында катнаша. Ленинград фронтында 191 нче аерым зенит ПВО бронепоезды составында радист һәм артиллерияче булып сугыша, Финляндияне азат итә, Карелия муентыгында сугыша. Ике тапкыр яралана.
Иван Николаевич 1946 елның 15 маенда демобилизацияләнә. Берникадәр вакыт Латвиядә яши, аннары Тәтешкә кайта, гаилә ко-
ра, аларның уллары һәм кызлары туа. Хезмәт эшчәнлегенең күп өлеше районның энергетика тармагы белән бәйле, шуннан лаеклы ялга китә.
Ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, “Фидакяр хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев