Реклама
Җәмгыять
Геройлар арабызда яши: ПЕТР ФОМИН
9 Май – Җиңү көне.
(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Быел Җиңү көнен безнең белән өч Бөек Ватан сугышында катнашучы, бер Ленинград камалышында яшәүче һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 32 толы, 121 тыл эшчәне билгеләп үтә: ИВАН АВДОНИН, ПЕТР ФОМИН, ШӘҮКӘТ АХТАПОВ, ЗИНАИДА БИБИНА.
ПЕТР ФОМИН
Петр Фомин Тоншермада крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, “Искра Ильича” колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя.
Үз теләге белән фронтка китәргә сорый, әмма хәрби комиссариатта 16 яшьлек егеткә рөхсәт бирмиләр. 1943 елның гыйнварында, югыйсә балигълык яшенә җитәргә әле тагын 5 ай калган булса да, аны армиягә алалар. Петр Матвеевич яшь сугышчы курсын Ерак Көнчыгышта Бикин шәһәрендә уза, 1943 елның 1 маенда ул хәрби ант кабул итә. 1943 елның августында Петр Фоминны яңадан оештырылган полк составында, укчы полкта кырдагы кабельле линия телефонисты вазифасына кабул итеп, фронтка җибәрәләр.
Сугышларның берсендә аның кулы яралана. Мәскәүдә аңа операция ясыйлар, шуннан соң сугышчыны тернәкләнү өчен Себергә, госпитальгә җибәрәләр, аннан аны алга таба хезмәт итәргә яраклы түгел дип дәлилләп, 1944 елның апрелендә чыгаралар.
Петр Матвеевич Тоншермага кайта, ике елдан өйләнә, гаиләдә җиде бала туа.
Элекке фронтовик колхозда бригада белән җитәкчелек итә, хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплы булуы белән таныла, аннары сатучы булып эшли. “Фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
Фронтовик II дәрәҗә Ватан сугышы орденына, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләренә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев