Геройлар арабызда яши: ШӘҮКӘТ АХТАПОВ
9 Май – Җиңү көне
(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Быел Җиңү көнен безнең белән
өч Бөек Ватан сугышында катнашучы, бер Ленинград камалышында яшәүче һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның
32 толы, 121 тыл эшчәне билгеләп үтә: ИВАН АВДОНИН, ПЕТР ФОМИН, ШӘҮКӘТ АХТАПОВ, ЗИНАИДА БИБИНА.
ШӘҮКӘТ АХТАПОВ
Шәүкәт Ахтапов 1927 елның 2 ноябрендә Түбән Тархан авылында крестьян гаиләсендә туа. Ундүрт яшьтән колхозда эшли башлый. 1944 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Хәрби күнекмәләргә Саратов өлкәсенең Татищево поселогында өйрәнә. Сугыш тәмамланырга бер атна кала аны фронтка җибәрергә тиеш булалар, ләкин сугыш тәмамлана. Аннары эчке гаскәрләрдә хезмәт итә, һәм алты ел ярым узгач, 1951 елның маенда Түбән Тарханга кайта. Шул ук елны Бакуга китә, анда 2 ел нефть чыгаруда эшли. 1953 елда кабат туган авылына кайта. Олы Тархан авылында урман сәнәгате хуҗалыгына эшкә урнаша. Озак та үтми өйләнә, гаиләдә алты бала туа.
“1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Фидакяр хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев