Реклама
Җәмгыять
Геройлар арабызда яши: ЗИНАИДА БИБИНА
9 Май – Җиңү көне
(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Быел Җиңү көнен безнең белән
өч Бөек Ватан сугышында катнашучы, бер Ленинград камалышында яшәүче һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның
32 толы, 121 тыл эшчәне билгеләп үтә: ИВАН АВДОНИН, ПЕТР ФОМИН, ШӘҮКӘТ АХТАПОВ, ЗИНАИДА БИБИНА.
ЗИНАИДА БИБИНА
Зинаида Бибина 1936 елның 26 декабрендә ТАССРның Олы Тархан районы (хәзер Тәтеш районы) Урюм авылында крестьян гаиләсендә туа.
1940 елда гаиләне халыкны планлы күчерү буенча Карел-Фин ССРга җибәрәләр. Сугыш башланганлыктан, гаиләне тылга алып китәргә тырышалар, ләкин ул Ленинградка кадәр барып җитәргә генә өлгерә. 1941 елның октябрендә әтисе үз теләге белән фронтка китә, ә хатыны һәм балалары шәһәрдә кала. Беренче булып – апасы Надя, аннары энесе Ваня вафат була.
Әнисенә балалары белән камалышта калган Ленинградтан чыгу насыйп була, аларны көньякка җибәрәләр, 1943 елда алар Урюмга кайталар. Ленинград фронтында каты яраланган әтисе шушы ук елны комиссовать ителә.
Зинаида Харитоновна Ульяновск авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Ульяновск өлкәсендә агроном булып эшли, ә бер ел узгач туган авылына кайта, анда белгечлеге буенча хезмәт куя, колхозны берләштергәннән соң – хисапчы була.
Зинаида Харитонова кияүгә чыккач Тәтешкә күченә, ул 30 елга якын районның социаль тәэмин итү бүлегендә дәүләт пособиеләре буенча инспектор булып хезмәт куя.
Зинаида Бибинаның “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” билгесе, “Фидакяр хезмәт өчен” медале бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев