Гәҗит – укучы: Наҗия Садыйкова, Келәш
Үзем элек озак еллар хат ташучы булып эшләдем.
(Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары", фото Елена Калашникова).
Наҗия Садыйкова, Келәш:
“Үзем элек озак еллар хат ташучы булып эшләдем. Ул чакларда халык вакытлы матбугатны бик күп алдыра, әле тагын хатлар күп язалар иде. Аны һәрбер йортка таратып чыгар өчен иртәдән кичкә кадәр вакыт эштә узды. Шулай да бер генә зарланмыйм, күңелле, көч-кодрәтле чаклар булган. “Тәтеш таңнарын” бик күптәннән, гомер буе диярлек алдырам. Андагы район хәбәрләрен, кешеләр хакындагы язмаларны кызыксынып укыйм. Авылдашларымны күрсәм аеруча да шатлык хисләре биләп ала. Миңа гәҗиттә барысы да ошый, андагы матур үзгәрешләргә еш игътибар итәм. Киләчәктә сезгә эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев