Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Голикова: Казандагы чемпионат WorldSkills тарихында иң масштаблысы булачак

Ярышларда ил җыелма командасын Россиянең 25 төбәгеннән килгән 18-25 яшьлек 63 катнашучы тәкъдим итәчәк, төп состав белән бергә мәктәп укучылары да чыгыш ясаячак, дип искәртте вице-премьер.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 чемпионаты Казанда 22 августта башлана һәм ул әлеге хәрәкәтнең 70 еллык тарихында иң масштаблысы булачак. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

«Чемпионатта 63 илдән килгән 1300 яшь профессионал 56 компетенция буенча ярышачак. 250 меңгә якын кунак килер дип көтәбез. Һәр делегацияне гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм рәсми затлар озата барачак», - диде Голикова.
Ул Татарстанның чемпионатны кабул итәргә әзер икәнлеген әйтте: кирәкле объектлар төзелгән, хәзерге вакытта павильоннар корыла.

Ярышларда ил җыелма командасын Россиянең 25 төбәгеннән килгән 18-25 яшьлек 63 катнашучы тәкъдим итәчәк, төп состав белән бергә мәктәп укучылары да чыгыш ясаячак, дип искәртте вице-премьер.

«Без инде бүген үк мәктәп укучыларының эшче һөнәрләренә никадәр актив тартылуын тоябыз. Әгәр моннан биш ел элек урта махсус уку йортларын яки эшче профессияләрне сайлаган яшьләрнең саны 40 процент тәшкил итсә, бүген ул 59 процентка җитте», - диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
 
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190385/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X