1 октябрь – Өлкәннәр көне
Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне якынлашканда без Олы Шәмәккә, тыл эшчәне, педагогика хезмәте ветераны Татьяна Митрофанова яшәгән картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бардык.
Бүгенге көндә аның күпчелек чыгарылышлары өлкән яшьтәге хатын-кызда кайчандыр затлы, зифа буйлы, белем дөньясына ишек ачкан башлангыч сыйныфлар укытучысын танымаслар да, мөгаен. Һәм бу гаҗәп тә түгел: Татьяна Михайловнага – 93 яшь.

Кайчандыр ышанычлы итеп тактага акбур белән сүзләр һәм үзенә бер төрле серле тапкырлау таблицасын язган бармакларның кайчакларда хуҗасына буйсынасы килми, күзләренең күрү сәләте (педагоглардагы еш проблема) һәм хәтере дә сыната. Шулай да күзләрендә элеккечә үк бары тик укытучыларга гына хас булганча очкыннар балкый.
Бөек Ватан сугышы башланганда Татьяна Михайловнага нибары 11 яшь булган. Тегүче булып эшләүче әнисе аны һәм олы абыйсын берьялгызы аякка бастырган.
– Бу ач-ялангач вакытлар иде. Ипине карточка буенча, бер кешегә 200әр грамм бирделәр, ә бу кадерле кисәкләр өчен озын чиратларда басып торырга туры килде. Җиңүдән соң да яшәве җиңел булмады, ләкин Җиңү канатландырды. Кешеләр тормыш алып бардылар һәм иң яхшы көннәр килүен көттеләр, – дип искә төшерде Татьяна Михайловна.
1946 елда аны Казанга фабрика-завод укуына җибәргәннәр, анда егетләрне дә, кызларны да токарьлык осталыгына өйрәткәннәр. Әнисенең үтенече буенча ярты елдан соң аңа кичке мәктәпне тәмамлар өчен Тәтешкә кайтырга рөхсәт иткәннәр.
Татьяна Михайловна педагоглык эшчәнлегендәге беренче адымнарын үткәндә калган 1951 елда Удельное-Нечасово урта мәктәбендә башлап җибәргән. Һөнәрендә 38 ел хезмәт кую вакытында ул рус теле һәм әдәбияты, немец теле укытучысы, Красная Поляна, Келәш, Нармонка, Любимовка, Монастырский, Тәтештәге 1 нче мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе булып эшләгән.
Татьяна Михайловна шулай итеп кияүгә чыкмаган, балалары юк, үзенең бөтен яратуын һәм кайгыртуын укучыларга бүләк иткән. Ә инде пенсиягә чыккач – йорт хайваннарына.
Тәҗрибәле педагог бүгенге көндә интернат-йорт коллективының ышанычлы тәрбиясендә.
– Татьяна Михайловна безгә 2021 елның май азагында килде. Һәм хәзерге көнгә кадәр кайчакларда аның үз сүзендә нык торучан укытучылык холкы сизелә, – дип билгеләп үтә социаль тернәкләндерү белгече Наталья Самаркина.
Татьяна Михайловна картайдым дип әйтсә дә, узган гасырда төшерелгән фотолардан үзен хезмәттәшләре һәм укучылары арасында бернинди ялгышлыкларсыз таный. Бу да вакытның аяусыз һәм тиз узуын күрсәтә. Шулай да һәрбер укытучы үзенең укучыларын хәтерләп яши, ә педагогның алар – берничә йөз. Бүгенге көндә аларның күпчелеге инде үзләре дә лаеклы ялда, әмма белем иленә алып кергән остазлары – Татьяна Михайловна Митрофанованы һәрчак искә алалар.
Валентина Абмаева, хезмәттәше:
– Татьяна Михайловна белән без 1977 елдан 1982 елга кадәр эшләдек, мин аның классының озайтылган көн төркемендә тәрбияче булдым. Укучылар аны бик яраттылар, алар аны ничек итеп өенә кадәр озатуларын һәм портфелен күтәреп кайтуларын еш күзәтә идем. 1982 елдан соң һәм Татьяна Михайловна лаеклы ялга чыгар алдыннан без параллель классны алып бардык. Элек күрсәтмә әсбапларны укытучылар күп очракта үзләре ясыйлар иде. Аның сумка, портфель һәм плакатлар күтәреп өеннән чыгуын күршеләре күреп: “Сез каядыр китәсезме әллә?” – дип сораганнарын елмаеп сөйли иде. Бергә эшләгән еллар дәверендә беркайчан да бәхәсләшкәнебез булмады. Ул көчле һәм зиһенле педагог булды.
Алсу Гатиятуллина (Гарифуллина), укучысы:
– Татьяна Михайловна – минем беренче укытучым. Безне укытканда аның карт әнисе белән яшәвен хәтерлим. Без аларның өенә бөтен классыбыз белән бара идек. Аның безне ничек итеп пироглар һәм конфетлар белән сыйлаганы күңелдә уелып калды. Шул ук вакытта ул шактый кырыс та иде. Сыйныфта без 30дан күбрәк кеше идек, ә укытучыга аларның барысын да тәртиптә тотарга туры килде. Татьяна Михайловнаның язуы бик матур иде. Безне дә матур итеп язарга өйрәтте. Хәрефләрне һәм сүзләрне берничә тапкыр күчереп язарга туры килә иде һәм моның өчен мин аңа бүгенге көндә дә рәхмәтле.
Татьяна Михайловна куе озын чәчен матур итеп ясап куя иде, без дә шундый чәчебез булуын тели идек.
Без, аның чыгарылышлары, аны онытмыйбыз, бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Ул яшәсен иде әле!
Тәтешле Александр Сахарнов Чиләбедә узган Россия Кубогы финалында “коляскалар” категориясендә парлы-трапта һәм абсолют зачетта җиңү яулады.
Якташыбыз 125 мөмкинлектән 99 төгәл ату башкарып, барлык көндәшләрен шактый ук узып китте.
Нет комментариев