Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерне коткарып калу өчен, ашыгыч ярдәмгә юл бир

“Авангард” гәҗите журналистлары районның ЮХИДИ һәм үзәк район хас­таханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре белән берлектә рейдта булды.

 (Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина , автор фотосы).  Чараның максаты ашыгыч ярдәм машинасы барганда өстенлекләр күрсәтү кирәклеге турындагы юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен шоферлар игътибарына җиткерү иде. Махсус ут яктырткычлары һәм тавыш сигналы кабызылган ашыгыч ярдәм машинасы шәһәрнең җанлылык хөкем сөргән урамнары аша узды. Аның артыннан патруль машинасы кузгалды, ЮХИДИ хезмәткәрләре аңардан хәрәкәт барышында катнашучыларның үзләрен ничек тотуларын күзәтте. Әмма рейд үткәрелгән вакытта хокук бозулар булмады – Тәтеш шоферларына тиешле ихтирамны белдерү зарур: кычкыртып килгән тавышны ишетеп, барысы да юл бирделәр, хәтта каршы яктан килүчеләр дә тизлекне киметеп, юл кырыена тайпылды. Светофорда кызыл ут янганда да кызыл хач төшерелгән машинаны тәртипле генә уздырып җибәрделәр. 

“Чакырылган җиргә вакытында барып җитү һәм сырхау кешене хастаханәгә алып килеп җиткезү – аны коткарып калуга өмет уята дигән сүз. Минутлар белән саналган хәлләр дә булгалый”, – ди шофер Валерий Шмидт, “ашыгычта” аның хезмәт стажы – 37 ел. Тәтеш­леләр һәм шәһәр кунакларының сирена тавышына битараф түгеллеге машинаның биек кабинасыннан аерым-ачык күренә – машинаны барысы да борчулы караш белән озатып калды. Димәк кайдадыр кемгәдер начар һәм кешегә ярдәм кирәк.

Районның дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: яктырткычлы, махсус тавыш сигналы белән кабызылган ашыгыч ярдәм машинасына ашыкканда юлда өстенлек бирмәгән өчен җаваплылык катгыйланды. Хокук бозучыларга 4тән алып 5 мең сумга кадәр штраф яный. Өч айдан алып 1 елга кадәр шоферлык таныклыгыннан мәхрүм итү кебек җәза бирү чарасы да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев