Гомерне, техниканы, җирне сакларга
Кырларда янгыннар чыгу куркынычы арта.
(Тәтеш, 16 май, "Тәтеш таңнары"). Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Денис Сафиуллин кыр эшләрендә катнашучы барлык затлар да янгынга каршы инструктаж узарга тиешлеген искә төшерә.
“Янгын сүндергечләрнең нормаларын үтәүче һәм тиз арада куллану мөмкинлеген тәэмин итүче кирәк-яракларының әзерлектә булуын көйләп кую зарур, – ди ул. – Кырга вакытлыча куелган станнарны ашлык, ток, урман полосаларыннан һәм башкалардан 100 метр читтәрәк урнаштырырга кирәк. Кыр станнарының һәм ындыр табакларының мәйданы кимендә 4 метр киңлегендә сөрелә”.
Кыр шартларында заправкалау һәм газ белән эретеп-ябыштыру эшләре корыган үләннәрдән, янучан чүп-чардан чистартылган махсус мәйданнарда һәм кимендә 4 метр киңлегендә тирәләп сөрелгән яки ток, печән, салам кибәннәреннән, ашлыктан 100 метр аралыкта сөрелгән җирдә, корылмалардан кимендә 50 метр читтәрәк башкарылырга тиеш. Заправкалауны двигательләрне сүндереп, ягулыкны салучы гына эшләргә тиеш. Төнлә белән машиналарга ягулык салу тыела.
“Комбайннарны ремонтлау, төзексезлекләрне җайга салуны игеннәрдән кимендә 30 метр ераклыкта, аның әйләнә-тирәсен кимендә 4 метрда сөреп, башкарырга кирәк, – дип киңәш итә дәүләт янгын күзәтчелеге белгече. – Двигательләрнең радиаторлары, битерларның валлары, салам тутыргычлар, транспортерлар һәм җыйгычлар, күчерү җайланмалары һәм башка узеллар, урып-җыю машиналарының кирәк-яраклары тузаннан, саламнан, ашлыктан үз вакытында чистартылырга тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев