Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Горурланырлык Ватан сакчылары тәрбияләгәннәр

Уллары армиядә хезмәт иткән гаиләләргә бер хәрби частьтән Тәтеш районына дүрт Рәхмәт хаты килгән.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Октябрь аенда аларны уллары Сәрдар өчен Наилә һәм Вәгыйф Абдуллаевлар, уллары Артем өчен ­На­талья һәм Александр Беловлар, уллары Валерий өчен Раиса һәм Алексей Корабельщиковлар, уллары Айнур өчен Гөлия һәм Айрат Шәрәфетдиновлар алган.

“Һава десанты гвардиясе дивизиясенең  6585 98нче хәрби часть командованиесе Ватанга лаеклы сакчылар тәрбияләгәнегез өчен, без моны сезнең улларыгызда күрәбез, сезгә чын йөрәктән рәхмәт белдерә, – дип хәбәр ителә хатта. – Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү – кыю һәм тәвәккәл кешеләргә хас сыйфатлар. Сезнең улыгыз гвардияче-десант дигән горур һәм югары исемне намуслы рәвештә йөртә ала. Улыгызны һәр эшкә сәләтле итеп тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телибез”.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев