Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Грант ярдәме

Коммерцияле булмаган дәүләтнеке булмаган (КБДБ) оешмаларга елга ике тапкыр социаль-әһәмияттәге проектларга ярдәм итү максатында гражданнар җәмәгатьчелеген үстерүгә РФ Президенты грантын алу өчен бәйге уздырыла.

(Тәтеш, 23 июль, «Тәтеш таңнары»). Бәйгегә түбәндәге проектларны тәкъдим итәргә мөмкин:
– социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау;
– гражданнарның сәламәтлеген сак­лау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
– гаилә, ата-ана һәм балалык елларына ярдәм итү; 
– яшьләр программаларына ярдәм итү;
– фән, мәгариф, мәгърифәт;
– мәдәният һәм сәнгать;
– тарихи истәлекләрне саклау;
– кеше һәм гражданинның хокук­ларын, иреген яклау, хөкем ителүчеләрнең хокукларын яклау;
– әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;
– милләтара һәм динара килешүләрне ныгыту;
– иҗтимагый дипломатияләрне үстерү һәм ватандашларны хуплау;
– гражданлык җәмгыяте институтын үстерү.

Катнашырга теләүчеләр 2018 елның 10 сентябренә кадәр https://xn--80afcdbalict6afooklgi5o.xn--p1ai/identity/account/registration сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә мөмкин. Барлык сораулар буенча район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә, 211нче бүлмә, телефоны 2-62-44 (факс).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев