Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнар җыелышы: Олы Тархан авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы башлыгы, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды.

(Тәтеш, 18 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Райондагы иң зур Олы Тархан авыл җирлегендә меңнән күбрәк кеше яши.  

– Бүгенгесе көндә анда, ни­гездә, территория­ләр­нең тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле инфраструктура саклана, – дип белдерде җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов, гражданнар җыелышында ясаган отчет ­докладында.   

Авыл кешеләре үзара салым программасында катнашуның мөһимлеген, нәтиҗәлелеген инде бәя­ләп өлгергәннәр һәм җир­лек бюджетын тулы­лан­­дыруның өстәмә чыганагыннан актив файдаланалар. 

Әнсар Мидхәт улы хәбәр ит­кәнчә, 2022 елда җирлек кеше­ләре тарафыннан 760 000 сум җыелган. Республика бюджетыннан финанслау исәбе белән сумма 3 800 000 сум тәшкил иткән. Олы Тарханда авыл кешеләре берешәр мең сум җыйган, түбәнтарханлылар – 83 кеше, уртак “янчыкка” 2500шәр сум керткәннәр. Программа кысаларында иң зур сумма Түбән Тарханда зират территориясен төзекләндерүгә юнәлтелгән. Урам юлларына ремонт ясалган, карт агачлар киселгән.   

Олы Тархан ­авылында ак­ча­ның күп өлеше 2022 ел­гы җые­лыш карары буенча урам юлларын норматив хәл­гә китерүгә кулла­нылган. Тө­зекләндерелгән юлларның тулаем озынлыгы 868,5 метр тәшкил иткән. Шулай ук чокырлы урыннарга ремонт ясалган. Свердлов урамыннан Гоголь урамы буасына, чишмә янындагы Тарханка елгасына, Төкәши янындагы күлгә ремонт үткәрелгән. Такташ урамына кое ясалган.   

Үзара салым акчасын җыю һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җые­лышында авыл халкы тарафыннан җыелган һәм республикадан алынган акчаны 2023 елда Олы Тарханда, Түбән Тарханда урам юлларын ремонтлау эшләрен дәвам иттерү карары кабул ителгән. Планда – Олы Тархан авылында җәяүле күперен ремонтлау; янгын гидранты урнаштыру, кое ясау; видеокамера урнаштыру; торбалар сатып алу һәм урнаштыру, зират территорияләрен төзекләндерү һәм аның коймасын ремонтлау өчен төзелеш материаллары сатып алу. Ике авылда да каты көнкүреш калдыклары җыю өчен куелган мәйданчыкларга килү юлын төзекләндерү, шулай ук урам яктырткычлары объектларын карап тору һәм хезмәт күрсәтү, Олы Тархан җирлегенең барлык территориясен тәртиптә тоту буенча эшләрне дәвам иттерү.      

“Татарстан” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитов хуҗалыкның эш­чәнлеге турында сөйләде.  

Мәктәп директоры Расих Шагаев җирлектәге демография хәленә, җир пайларына, Олы Тархан авылының үзәк урамындагы юл торышына кагылышлы сорауларны бирде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев